М. Бабич һәм Р. Миңнеханов Болгар ислам академиясе төзелешенә багышланган киңәшмәдә катнашты

21 июль 2016 ел 14:12
М. Бабич һәм Р. Миңнеханов Болгар ислам академиясе төзелешенә багышланган киңәшмәдә катнашты

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда Галиев мәчетендә һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә булды. Резиденциядә алар югары дини белем бирүче мәгариф оешмасы Болгар ислам академиясе төзелеше буенча киңәшмәдә катнашты. Чарада шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә алдыннан рәсми затларга академиянең макеты күрсәтелде.

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин журналистларга академияне бер ел эчендә төзеп бетерү бурычы куелганын әйтте. “Болгар академиясендә кемнәр укытачагы һәм кемнәр белем алачагы мәсьәләсе бина төзүгә караганда да мөһимрәктер, мөгаен. Бу өр яңа модель. Россиядә моңарчы дини мәгариф өлкәсендә магистр, докторлар әзерли торган мондый системаның булганы юк иде”, - диде ректор. Ул академиядә бакалавриат әлегә булмаячак, чөнки Казанда, Мәскәүдә ислам уку йортлары бар диде.

Рәфыйк Мөхәммәтшин киңәшмәдә академиядә эш тәртибен ислам кануннарына туры китерү, шулай ук бүгенге көндә инновацион мәгариф системасының яңа агымнарына каршы килмәве, киресенчә, аларга ничек итеп тәңгәл китерү кебек мәсьәләләр күтәрелгәнен билгеләп узды. “2016-2017 нче уку елында, бина төзелгән арада, без Болгар академиясенең нигезен булдыру өчен нишләргә, нинди чаралар уздырырга тиеш? Безгә бит киләсе елның сентябренә абитуриентлар җыярга кирәк. Укытучылар кирәк, аларны каян китерергә? Дөньяви һәм дини программаларны ничек тәңгәл китерәбез? Кыскасы, бер ел кысаларында һәр айга планлаштырылган юл картасын төзергә тиешбез”, - диде ректор.

Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, академиянең ректоры кем булачагы бүген-иртәгә билгеле булырга тиеш. “Ул бик җаваплы кеше булырга тиеш. Ректорлыкка кандидатлар исемлеге зур түгел. Ректор Президент тарафыннан хупланып, бу мәсьәлә озакламый хәл ителергә тиеш”, - диде.

Рәфыйк Мөхәммәтшин белдергәнчә, проектка федераль үзәк тә зур игътибар күрсәтә. Михаил Бабич та киңәшмәдә аның әһәмиятен ассызыклаган. “Россия Президенты Владимир Путин да чит илгә чыкмыйча, Россиядә генә тирән дини белем бирерлек көндәшлеккә сәләтле мәйдан булырга тиеш диде. Шуңа күрә Болгар академиясе Хөкүмәт органнарына да бик кирәкле институт. Алар тарафыннан бары тик хуплау тоела. Яшьләрне бит чит илгә чыгаргач, аларның аннан кем булып кайтуын белмибез. Тирән дини белеме булса да, идеологик яктан безнең традицияләргә өлгереп җитмәүләре ихтимал. Проблемалар килеп чыга калса, мөселманнар өчен генә түгел, бөтен җәмгыять өчен проблема булачак. Безгә Россия чынбарлыгына җавап биргән кадрлар әзерләү зарур. Шуңа күрә бу академиянең миссиясе җаваплы”, - дип белдерде РИИ ректоры.

Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, академиядә кем белем бирәчәге дә бик мөһим мәсьәлә. “Россия ислам институтын тәмамлаган студентларны да бары тик яхшы мөгаллимнәр, кызыклы магистр, доктор программалары белән генә кызыксындыра алабыз. Без бит аларны мәҗбүри Болгарга куып кертә алмыйбыз. Алар кем укытачак, нинди диплом биреләчәк дип кызыксыначаклар”, - диде ректор.

ТР Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече, Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев журналистларга Галиев мәчете тарихын сөйләп китте. Мәчет “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен ачкан Галимҗан Баруди ярдәме белән төзелгән. Мәчет 1930 нчы елда ябылып, гыйбадәт йорты булудан туктаган. Бу урында озак еллар тулай торак, аннары шәкертләр өчен тулай торак гамәлдә булган. Ел ярым вакыт мәчетне реставрацияләүгә сарыф ителгән. Һәм менә 86 елдан соң, 2015 нче елның декабрендә мәчет янә үз ишекләрен ачты. Быел монда ТР Президенты катнашында Ураза гаете үткәрелде. Тимергали хәзрәт хәзер Галиев мәчетенең республиканың үзәк мәчет булачагын билгеләп үтте. Алга таба да Гает намазлары биредә укылачак. Биредә мөфти катнашында җомга вәгазьләре укылачак. Бу комплекста шулай ук Галиевлар йорты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте урнашкан. 

 "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы