Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Арча районы мөхтәсибәтендә булды. Биредә ул Арчаның үзәк мәчетендә уздырылыган район имамнары җыелышында катнашты. Җыелыш имам-мөхтәсиб Раил хәзрәт Гыйләҗев җитәкчелегендә узды.
Җыелышта сүз җәйге чорда дини-рухи чаралар оештыру, Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды.