"Китапка кылыйк хисап” исемле яңа акциядә катнашырга чакырабыз

28 июль 2016 ел 15:00
"Китапка кылыйк хисап” исемле яңа акциядә катнашырга чакырабыз

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән, “Хәнәфи мәзһәбе елы” кысаларында дин галимнәребезнең мирасын саклау максатыннан “Китапка кылыйк хисап” исемле яңа акция старт алды.

-   Акциянең төп максаты – кабатланмас әдәби мирасны, кыйммәтле кулъязмаларны һәм китапларны  саклап калу һәм барлау, - дип билгеләде Камил хәзрәт. – Кәгазьләрдә сакланган ата-бабаларыбызның мирасын киләчәк буыннарга да җиткерә алсак иде. Моңа хәтле борынгы басмаларның эчтәлекләре хуҗаларына гына билгеле иде, акция кысаларында без аларны сканер аша чыгартып, киң катлам укучыга да тәкъдим итәчәкбез.

Әлеге китапларның электрон копияләре Darul-kutub.com электрон китапханәсендә урнаштырылачак, ә кайберләре хәзерге татар теленә тәрҗемә ителеп, китап булып басылып чыгачак. Монардан тыш, проект авторлары онытылган исемнәрне һәм татар галимнәренең әсәрләрен кайтармакчы, чит төбәкләрдәге хәзерге галимнәрне әлеге бай мирасны өйрәнергә этәрмәкчеләр. Әлеге акциядә катнашып, борынгы гаилә ядкәрләренә икенче сулыш орергә теләүчеләр иске китапларны “Хузур” нәшрият йортына ( Казан шәһәре, Сафьян урамы 8 нче йорт), Диния нәзарәтенә (Казан шәһәре, Тукай урамы 38нче йорт) яки республика мөхтәсибәтләренә китерә ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы