Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән, “Хәнәфи мәзһәбе елы” кысаларында дин галимнәребезнең мирасын саклау максатыннан “Китапка кылыйк хисап” исемле яңа акция старт алды.
- Акциянең төп максаты – кабатланмас әдәби мирасны, кыйммәтле кулъязмаларны һәм китапларны саклап калу һәм барлау, - дип билгеләде Камил хәзрәт. – Кәгазьләрдә сакланган ата-бабаларыбызның мирасын киләчәк буыннарга да җиткерә алсак иде. Моңа хәтле борынгы басмаларның эчтәлекләре хуҗаларына гына билгеле иде, акция кысаларында без аларны сканер аша чыгартып, киң катлам укучыга да тәкъдим итәчәкбез.
Әлеге китапларның электрон копияләре Darul-kutub.com электрон китапханәсендә урнаштырылачак, ә кайберләре хәзерге татар теленә тәрҗемә ителеп, китап булып басылып чыгачак. Монардан тыш, проект авторлары онытылган исемнәрне һәм татар галимнәренең әсәрләрен кайтармакчы, чит төбәкләрдәге хәзерге галимнәрне әлеге бай мирасны өйрәнергә этәрмәкчеләр. Әлеге акциядә катнашып, борынгы гаилә ядкәрләренә икенче сулыш орергә теләүчеләр иске китапларны “Хузур” нәшрият йортына ( Казан шәһәре, Сафьян урамы 8 нче йорт), Диния нәзарәтенә (Казан шәһәре, Тукай урамы 38нче йорт) яки республика мөхтәсибәтләренә китерә ала.