Бүген, 29 июльдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан дөньяви стандартларга туры китереп әзерләнгән, редакцияләнгән “Казан басмасы”ның яңа нөсхәсе «Идел-Пресс» нәшриятында нәшер ителә башлады.
Әлеге олуг эшне мөфти Коръәнне әзерләүче белгечләр белән бергә догалар укып, тәкъбир әйтеп үзе башлап җибәрде. Әлеге чарада «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әскаров Әнәс Тәлгать улы, нәзарәтнең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
Коръәннең укырга уңайлы яңа нөсхәсен Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге белгечләр, Коръән-хафизлар – Илнур хәзрәт Хәйруллин, Булат Мөбарәков әзерләде. Аларга Иорданиядән Әбдрәзәк Сәгъди, Мисырның Коръәнне ятлау халыкара үзәге вәкиле Хәсән Хәдия, Сүрия, Мисыр, Иордания халыкара үзәкләре белгечләре ярдәм итте.
Камил хәзрәт әлеге генә станокта басылган тәүге битләрне алып түбәндәгеләрне сөйләде: “Билгеле бер дөньяви стандартлар бар, Коръән фәннәре дә үсә бара. Без бу җыентыкта барлык үзенчәлекләрне искә алдык. Әйтик, элек аны кулдан күчереп язганнар, шуңа күрә бит саннары төрлечә булган. 200 елдан артык элек басылган “Казан басмасы”ның да билгеле бер хаталары була, шуңа күрә үз вакытында ул 18 мәртәбә киредән бастырыла. Безнең басма – 19 нчысы. Һәр бит стандарт һәм 15 юлдан тора. Һәр биттә аятьләр тәмамлана. Бу таләпне заманында Госман Каишзадә керткән була. Хәзер төрле конкурсларда катнашучыларга Коръәнне ятлау җиңелрәк булачак. Һәм алар башка җирләрдә басылганны түгел, нәкъ менә безнең “Казан басмасы”н укый алачак".
Мөфти сүзләренә караганда 5 мең данә басылган китап шәкертләр, имамнар, мөгаллимнәр, тоткыннар арасында таратылачак. Нәзарәт Коръән бастырырга теләүчеләргә электрон макетны бушлай бирергә әзер. Мөфти бу хакта болай диде:
- "Коръән иңгән - Хиҗазда, матур иттереп язылган - Истанбулда, гүзәл иттереп укылган - Каһирәдә, беренче мәртәбә басылган - Казанда". Изге китапның яңа нөсхәсе дә бездә басыла, шул ук вакытта без бар дөньяга ачык. “Казан басмасы”н элек-электән укыганнар. Әйтик, хәзер дә Дагыстандагы дин әһелләре 10000 данә сорадылар. Шуңа күрә без теләгән һәр илгә, җиргә үзебез әзерләгән китап макетын бирә алабыз. Бу бернинди коммерция проекты түгел, Аллаһы ризалыгы өчен башкарылган эш. Бу – безнең мирас. Алга таба кесә басмаларын да бастырырга ниятлибез.