Дагыстанда Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге мәчет ачылды. Әлеге күркәм чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.
Мәгълүм булганча, бүген Дагыстанда ишан Зәйнулла Рәсүлев һәм Баязит шәех Хәйруллин исемнәре белән аталган мәчетләр ачылды.
2 августта мөфти Дагыстанга сәфәре кысаларында “Россия мөселманнарының традицион рухи мирасын торгызу: чакырулар, проблемалар һәм алгарышлар” дип аталган конференциядә катнашачак.