Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Буа мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул район имамнары җыелышында катнашты. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов җирлектә алып барылган дини эшләр белән таныштырды. Нәзарәт вәкиле – юрист Айрат Билалов имамнарга “Яровая законы”на бәйле сорауларга ьавап бирде.
Моннан тыш имамнар җирне, биналарны теркәү тәртипләрен белештеләр. Имамнарның гыйлемен ныгыту, хаҗга һәм Корбан бәйрәменә әзерләнү хакында фикерләштеләр.