ТР МДН рамазан аенда “Ак кәгазьгә – яңа сулыш!” акциясен уздырган иде. Бу чарадан соң шәһәр халкыннан күп шалтыратулар кабул ителде, шул сәбәпле, әлеге акция кабат уздырыла. Хәзер ул шәһәр генә түгел республика күләмендә оештырыла.
Чара 10 август көнне республиканың күп кенә шәһәр һәм районнарында уздырыла. Бу уңайдан район һәм шәһәрләрдәге имам- мөхтәсибләргә мөрәҗәгать итү сорала.
Әйтик, Кайбыч районы мөхтәсибәтенең мәхәлләләрендә шәкертләр бик теләп катнаштылар һәм барлыгы ярты тоннадан артык макулатура җыелды, дип хәбәр итәләр кайбычлылар. Әлеге чарада катнашкан барлык балаларга да туңдырмалар бүләк ителгән. Ә зур тырышлык куеп иң күп макулатура җыйган өч балага истәлекле бүләкләр бирелгән. Макулатуралар кабул итү пунктларына тапшырылганнан соң җыелган акчалар хәйрия эшләренә тотылачак.
Мөслим мөхтәсибәте шулай ук акция игълан итте - "Кәгазьгә икенче тормыш бүләк ит".
Казан шәһәре халкы өчен чара 10 августта сәгать 15:00 дә үткәрелә. Үткәрү урыны: Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
10 августка кадәр теләгән һәр кеше шул адреска кәгазьне алып килеп калдырып китә ала.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +79270333142