Татарстан мөфтиенең Пакыстандагы теракт уңаеннан кайгынамәсе

09 август 2016 ел 09:13
Татарстан мөфтиенең Пакыстандагы теракт уңаеннан кайгынамәсе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 

Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән 8 августта Пакыстан хастаханәсендә килеп чыккан теракт корбаннарының якыннарының  тирән кайгысын уртаклашам.

Әлеге коточкыч җинаять аркасында хатын-кызлар, балалар мәрхүм булды, йөзләгән кешеләр зыян күрде. Террорчыларның вәхшиләрчә гамәлләрен аклау мөмкин түгел.

Терактта мәрхүм булганнарның гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын.

Террорлык гамәлләрен берни дә аклый алмый. Аллаһы Тәгалә илләргә һәм милләтләргә авыр кайгы, әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын!  Террорчылык һәм экстремизм – дөньяның бар илләрнең уртак көче һәм тырышлыгы белән генә җиңеп була торган явызлык.

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы