Бүген, 9 августта, Россиянең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсендә Россиякүләм православ-ислам конференциясе уздырылды. Әлеге чара тоткыннарга социаль һәм рухи ярдәм күрсәтү темасына багышланды.
Конференциядә Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләргә җаваплы урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Голәмәләр шурасы әгъзасы Дамир Шәһәвиев һәм башкалар катнашты.
Әлеге чарада Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, республиканың баш раввины Ицхак Горелик, Рус православие чиркәве, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Конференциядә катнашучылар, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең территориаль органы башлыгының дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе вазыйфасы кертелү белән бәйле рәвештә, ислам һәм православие дин әһелләре белән берлектә эш алып бару, эшче төркемнәрен төзү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Конференция ведомство башлыгы Дәүфит Хәмәдишин җитәкчелегендә барды.
Дәүфит Хәмәдишин сүзләренчә, иректән мәхрүм ителгәннән соң, дингә килүчеләрнең бик сирәге генә кабат җинаять кыла. ”Хөкем ителгәннәрне туры юлга бастыру, аларны тормышка законны үтәп яшәүчеләр итеп кайтару – төзәтү учреждениеләрендә дини тәрбия бирү эшенең нәтиҗәле булуын күрсәтүче бер дәлил. Шуңа күрә без бу эшне дин әһелләре белән берлектә яңа көч белән дәвам итәчәкбез”, - диде ул.
Җыен барышында төрмәләрдән чыгучыларны тормышка кайтару (ресоциализация) һ.б. мәсьәләләр турында да сөйләштеләр.
Илдар хәзрәт Баязитов катнашучыларга мөфти исеменнән сәлам тапшырды. “УФСИН һәм ТР МДН арасында корылган хезмәттәшлек нәтиҗәсендә күп эшләр башкарыла. Хәзерге көндә 9 төзәтү колониясендә үзләренең имамнары эшли, болардан тыш төрмәләргә махсус имамнар даими йөреп тора. Рамазан аенда 600 тоткын өчен барлык төрмәләрдә диярлек ифтар ашлары оештырылды. Корбан бәйрәме көннәрендә аларга корбан итләре алып барырга җыенабыз. Шулай ук нәзарәт төрмәдән чыгучыларга гадәти тормышка яраклашуда ярдәм күрсәтү юнәлешендә эш алып бара. Бу ниятне социаль реабилитация һәм адаптация үзәге” коммер тормышка ашыра”, - дип сөйләде Илдар хәзрәт Баязитов.