Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән “Хәнәфи мәзхәбе елы” кысаларында Татарстанда «Китапка кылыйк хисап» дип аталган проект тормышка ашырыла. Аның нигезендә борынгы китапларны туплау-җыю һәм аларның электрон копияләрен Darul-kutub сайтына урнаштыру максаты ята. Бик кирәк булган очракта борынгы китапларны “Хозур” нәшрият йорты хуҗаларына кире кайтара. Ә мөһимнәрен кабат нәшер итәчәк.
Бүгенге көнгә “Хозур” нәшрият йортына казанлылардан 3 үзенчәлекле басма килеп иреште: “Фәвәид тәвсире” (19 г. ахыры, 20г. башы), “Ислам һәм гыйбадәт” (1958, автор –Россиянең Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Шакир Хиләлетдинов), “Хәятүл-хайван” (“Хайваннар турындагы энциклопедия”, 1899 ел, хаҗи мулла Мөхәммәт улы Мәлик тырышылыгы белән басылган).
Тарихи китапларны “Хузур” нәшрият йортына (Казан, Сафьян ур, 8) , ТР МДН офисына (Тукай ур.,38) һәм барлык мөхтәсибәтләргә китерергә мөмкин.