Бүген Болгарда "Татарстан Республикасын уңышлы үстерү нигезе буларак, милләтара һәм динара татулык" дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Әлеге чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты.
Түгәрәк өстәл 10-11 августта Казанда үткәрелүче Омбудсменнарның Азия Ассоциациясе Директорлар советы утырышы кысаларында оештырылды.
Рөстәм хәзрәт үзенең чыгышын: "Биредә, Болгарда, безгә ислам алып килгән Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләренә куелган истәлек билгесе бар. Риваятьләргә караганда , Пәйгамбәр аларга өч әйбер: таяк, кара һәм чалма тапшырган. Нәкъ менә шулар истәлек билгесенә төшерелгән дә. Таяк, кара һәм чалма – традицион ислам кыйммәтләре билгеләре”, - дип башлады.
Михаил Худяков язмаларын искә төшереп, элекке заманнардан ук муллаларның кылычка түгел, ә таякка таянулары хакында әйтте. Ягъни, таяк биредә – тынычлык билгесе буларак кабул ителә. “Бүгенге көндә исә традицион исламның төп үзенчәлеге дә шул. Безнең бабаларыбыз исламга тыныч юл белән өндәгәннәр, чакырганнар. Бу татарларның хәнәфи-матуриди мәктәбенә караулары белән дә аңлатыла, - дип аңлатты хәзрәт.- Әлеге мәктәп өйрәтүләре буенча, кешенең эчке рухи дөньясына кагылышлы вердиктны бары Аллаһ кына чыгара ала. Кем Раббыбызга якынрак, кем ихласрак һәм динлерәк, кем хаклы – болар буенча хөкемне безгә чыгарасы түгел. Бу сорауларга җавапны Аллаһ кыямәт көнендә бирер. Менә шундый фикер татар халкының тыныч холкын формалаштырган да инде”.
Рөстәм хәзрәт шулай ук республикада мөселманнар белән православлар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә тукталды.
“Россия ул Көнчыгыш та, Көнбатыш та түгел, ә үзенчәлекле бер цивилизация. Без, мөселманнар, православлар, татарлар, руслар бер ишегалдында уйнап үстек, бер мәктәптә укыдык. Балаларыбыз бер бакчага йөри, ә бабаларыбыз иңгә-иң куеп Ватанны саклаган. Монда түземлелек сүзе бер дә туры килми, без гасырлар дәвамында дустанә тормыш алып барабыз”, - диде мөфтинең беренче урынбасары.