Бүген,12 августта, Казанның Гаилә мәчетендә бик матур хәйрия чарасы үтте. Мәчет шәһәрнең 175 нче мәктәбе һәм социаль яклау бүлеге белән берлектә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясен уздырды.
Мәчеттә бер эшкуарның зәкятенә алынган мәктәп кирәк-яраклары 25 балага өләшенде. Алар мохтаҗ һәм авыру балалы гаиләләрдән.
Бу чара күркәм бер бәйрәмгә әверелде. Мөфти урынбасары, мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин балаларга нәсихәт сөйләде, Аллаһының яхшы һәм яман эшләрне күреп торуы, фәрештәләрнең язып баруы хакында аңлатты.
Шулай ук мультфильм геройлары булып киенгән яшьләр балаларның күңелләрен күрде, аннары сабыйлар табын артында тәм-томнар белән сыйландылар.