21 август көнне Буа мөхтәсибәтенең Госман мәчетендә хаҗилар өчен дәресләр башланды. Бу юлы хаҗилар “ТР МДН ХАҖ” программасы вәкиле Рамил әфәнде Хисамов хаҗиларга сәфәргә нинди киемнәр, дарулар алырга кирәклеге хакында сөйләде, шулай ук ашау-эчү мәсьәләләрендә дә тукталды. Булачак хаҗилар аңа үзләренең сорауларын бирделәр һәм җаваплар алдылар.
Киләсе дәресне 23 августка кичке сәгать 5кә билгеләделәр.