Татарстан мөфтие Бөтендөнья ислам конференциясендә катнаша

26 август 2016 ел 10:38
Татарстан мөфтие Бөтендөнья ислам конференциясендә катнаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Чечня Республикасы башкаласы Грозный шәһәренә эшлекле сәфәре башланды. 3 көн дәвамында мөфти җитәкчелегендәге  Диния нәзарәте делегациясе "Сөннәт юлын дәвам итүчеләр кем алар?" дип исемләнгән Бөтендөнья ислам конференциясе эшендә катнашачак. Делегациягә шулай ук мөфтинең урынбасары, Россия ислам институтының ректоры  Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Голәмәр шурасының сәркатибе Рөстәм Нургалиев керде.

Берничә көн дәвамында Россия, Марокко, Мисыр, Сүрия, Берләшкән Гарәп Эмиратлары, Тунис һәм башка илләрдән килгән 100 артык  дин галимнәре, белгечләр һәм мөфтиләр мөселман өммәтенең бүгенге проблемалары турында сөйләшәчәк, чын мөселман кешесе кем ул соравына җавап эзлиячәк.

Кичә конференциянең тантаналы ачылышы булды. Анда Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның сәламләү сүзләрен җиткерделәр, программа белән таныштырдылар һәм кайбер дин галимнәренә сүз бирделәр.

Бүген мөфти җитәкләгән делегация фикъһ мәсьәләләренә һәм мәзһәбләргә багышланган утырышларда катнашачак.

  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы