Аксубайның үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы узды. Җыелышта "Гыйбәдәте Исламия" китабы буенча балалар арасында викторина оештыру, Корбан гаетенә мәчетләрдә әзерлек алып бару турында сөйләштеләр. Мәгълүм булганча, быел Корбан 12 сентябрьгә туры килә. Бәйрәм намазы кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укылачак.
Җыелыш барышында сентябрь буе "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында мөхтәсибәт мәчетләрендә вәгазьләр сөйләү дә килешенде. Шулай ук көз айларында авыл имамнар гошер садкасы җыю һәм аларны мохтаҗларга тарату эшенә дә керешәчәк.