Мәдрәсәнең зур залында беренче курс студентларыннан тыш, өлкән курс студентлары да җыелган иде. Чара Коръән аятьләрен уку белән башланып китте.
Шәкертләрне белем көне белән мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Наил хәзрәт Яруллин, мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге мөдире Зөлфәт хәзрәт Габдуллин һәм мәдрәсә мөгаллимнәре котлады.
Рөстәм хәзрәт Батыр үз чыгышында гыйлемнең кешенең иманын ныгытуда һәм Аллаһка якынайтуда зур роль уйнавын билгеләде.
“Гыйлем – зур байлык. Мәсәлән, без Аллаһ Тәгаләдән бирелгән малдан зәкәткә бер өлеш кенә чыгарабыз икән, ә гыйлем кебек байлыкка ия булган кеше аның 100 проценты белән бүлешергә тиеш. Әгәр дә син Аллаһ ярдәме һәм теләге белән белем алдын икән, аның белән өммәтеңдәгеләр белән дә бүлеш. Мөселман кешесенең бер гыйлемгә өйрәнеп, аны башка мөселманнарга өйрәтүе - сәдакаларның иң яхшысы”, - дип белдерде Рөстәм хәзрәт.
Мәдрәсә мөгаллиме Гадел остаз фикеренчә, бирегә укырга керүчеләр Коръән һәм ислам фәннәрен өйрәнүдән тыш, әдәп-әхлак тәрбиясе ала.
“Элек галимнәр динне, Коръәнне, хәдисләрне генә түгел, ә фәлсәфә, математика һәм төрле телләр белгәннәр. Безнең мәдрәсә бәхетле булырга өйрәтә, чөнки чын бәхет – иманда”, - дип әйтте Гадел остаз.
Остаз шулай ук шәкертләргә телләр өйрәнүнең әһәмиятен аңлатып үтте. Мәгълүм булганча, быелдан укыту мәдрәсәдә татар һәм гарәп телләрендә барачак.
Бүгенге җыелыш барышында мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге мөдире Зөлфәт хәзрәт Габдуллин уку-укыту тәртибе белән таныштырды, шәкертләргә куелган таләпләрне аңлатты һәм беренче курс студентларына студент билетлары тапшырды.
"Мөхәммәдия"нең көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 1000гә якын кеше белем ала. Биредә дини дәресләр белән беррәттән гарәп, татар, инглиз телләре, психология, педагогика, риторика, информатика һәм башкалар укытыла. Мәдрәсәдә укучылар имам-хатыйб, мөәзин, шәригать фәннәре, ислам нигезләре мөгаллиме, гарәп теле укытучысы, гарәп теле тәрҗемәчесе белгечлеген алып чыгалар. Мәдрәсәдә Татарстаннан гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән дә студентлар бар. Аерым алганда, Мәскәү, Чиләбе, Санкт-Петербург, Красноярск, Новокузнецк, Чита кебек төбәкләрнең вәкилләре бар. Шәкертләр сүзләренчә, биредә аерым атмосфера хөкем сөрә. Әлеге мәдрәсә күренекле дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, язучыларны тәрбияләп чыгарган.
Быел мәдрәсәдә Коръәнне ятта өйрәнүне максат итеп куйган бүлек тә ачылды. Монардан тыш, бу юнәлештә белем алучылар гарәп телен, гакыйдә, тәфсир, гыйбадәт һәм башка фәннәр буенча белемнәрен ныгытачак. Укып бетергәч аларга хафизлык дипломы тапшырылачак, ә аерым уңышларга ирешкәннәр иҗәзә алу мөмкинлегенә дә ия булачак. (Әбү Хәнәфи аша Пәйгамбәребезнең салләллаһу галәйһи вә сәлләмүзенә кадәр барып җитә торган чылбыр).
Сентябрьдан "Зәңгәр" мәчете каршында балалар өчен Коръән өйрәнү курслары да эшли башлаячак. Бирегә 5 яшьтән өйлкәнрәк балалар йөри алачак. Дәресләр вакытында ата-аналар балаларын укытучылар-хафизларга калдыру мөмкинлеге дә булыр дип планлаштырыла. Белешмә өчен телефон: 8987 296-66-68 (Булат хәзрәт).