Васильево бистәсендә Зөлхиҗҗә аена багышланган кичә узды

06 сентябрь 2016 ел 13:34
Васильево бистәсендә Зөлхиҗҗә аена багышланган кичә узды

Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең мәдәният йортында изге Зөлхиҗҗә аена багышланган кичә узды. Әлеге чарада нәзарәтнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннатуллин, Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хасанов, Васильево бистәсе мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм яшь җырчы, мөнәҗәтче Динар Шәймарданов катнашты.

Кичә Габделхәмид хәзрәтнең Коръән укуы һәм дога кылуы башланып китте. Нияз хәзрәт үз чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең сәламнәрен җиткерде һәм Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде. Шулай ук әлеге бистәнең имам-хатыйбына Рөстәм хәзрәткә изге хезмәтләре өчен Татарстан мөфтие исеменнән рәхмәт хатын тапшырды. Илфар хәзрәт тәфсилләп Корбан мәсьәләләрен аңлатты, халыкның сорауларына җавап бирде. Динар Шәймәрданов иман, туган җир, ата-ана турында татар халык җырларын башкарды. Халык бу файдалы чараны уздыручыларга үз рәхмәтләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы