Кайсы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә хәләл туклану булачак? - дигән сорау белән Диния нәзарәте каршында эшләүче “Хәләл” стандарты комитетына уку елы башлану белән үк мөрәҗәгать итә башладылар. Бүгенге көндә мәктәпкәчә учреждениеләрне азык-төлек белән тәэмин итү белән Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты шөгыльләнә. Ул “Хәләл” стандарты комитетының махсус сертификатына ия.
Комитетның хезмәткәрләре Департамент белән әлеге мәсьәлә буенча элемтәгә керде. Хәзерге вакытта хәләл туклану тәкъдим иткән учреждениеләрнең исемлеге Казан шәһәре мәгариф идарәсендә килештерүдә. Якын арада исемлек комитетның һәм нәзарәтнең сайтларына урнаштырылачак.