Хәләл туклану оештырылган социаль учреждениеләр исемлеге әзерләнә

06 сентябрь 2016 ел 13:57
Хәләл туклану оештырылган социаль учреждениеләр исемлеге әзерләнә

Кайсы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә хәләл туклану булачак? - дигән сорау белән Диния нәзарәте каршында эшләүче “Хәләл” стандарты комитетына уку елы башлану белән үк мөрәҗәгать итә башладылар. Бүгенге көндә мәктәпкәчә учреждениеләрне азык-төлек белән тәэмин итү белән Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты шөгыльләнә. Ул “Хәләл” стандарты комитетының махсус сертификатына ия.

Комитетның хезмәткәрләре Департамент белән әлеге мәсьәлә буенча элемтәгә керде. Хәзерге вакытта хәләл туклану тәкъдим иткән учреждениеләрнең исемлеге  Казан шәһәре мәгариф идарәсендә килештерүдә. Якын арада исемлек комитетның һәм нәзарәтнең сайтларына урнаштырылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы