Бүген Диния нәзарәтенед дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин белән очрашты. Ике як хастаханәдәге пациентларга белән дини-әхлакы дәресләр оештыру мөмкинлеге хакында сөйләште. Очрашуда шулай ук Гадел мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Бакиров катнашты.
Мәгълүм булганча, Республика клиник хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәсе эшләп килә. Бүгенге очрашуда әлеге бүлмә өчен җаваплы кеше һәм дини-әхлакый дәресләр графигы билгеләнде. Икенче атнадан башлап сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Гадел мәчете имамы биредә дәресләр алып барачак.