Танылган абыстаебыз Сәйдә Аппакованың дини эшчәнлегенә 35 ел тула, шушы көннәрдә “Тузмый торган бүләк” исемле икенче китабы дөнья күрде.
Шул уңайдан, Сәйдә Аппакова 26 сентябрь көнне 18.00 сәгатьтә К.Тинчурин театрында бер төркем дуслары белән кичә уздыра.
Җаныгызга шифа, тәнегезгә сихәт алыйм дисәгез, кичәгә рәхим итегез!
Билетларны К.Тинчурин театрыннан яки “Акчарлак” редакциясеннән килеп алырга мөмкин (Сибгат Хәким ур., 3 йорт. 7 офис. (“Яшьләр үзәге” тукталышы).
Белешмәләр өчен телефон: (843)562-11-56.