Актанышның Югары Богады авылында яңа мәчет ачылды. Әлеге изге гамәлне авыл кияве Зәки Фахразиев башкарып чыга. Элеккеге мәктәп бинасын ул төзекләндереп, авылдашларына зур бүләк ясый.
Чарада район хакимияте Аппараты Советы җитәкчесе Айдар Хаев, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, авылның мөхтәрәм кешеләре, авыл халкы катнашты. Актаныш районында бүгенге көндә 47 мәчет исәпләнә, биш мәчет төзелә.