15 сентябрьдә Азнакайда "Яшьләр экстремизмга каршы" исеме астында велоузыш оештырылды. Чарада 200 якын кеше катнашты. Араларында мәктәп укучылары, студентлар, шәһәрнең төрле оешма хезмәткәрләре һәм мәхәллә халкы бар иде. Аны Азнакай яшьләр эшләре буенча идарәсе һәм мөхтәсибәт өченче ел оештырып килә.
Велоузыш башланыр алдыннан катнашучылар каршында Азнакай муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм район мөхтәсибенең спорт эшләре буенча урынбасарыРөстәм Шакиров чыгыш ясадылар.
"Ислам сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм бөтен кеше белән дустанә мөнәсәбәт оештырырга өнди. Бүгенге акция белән без динебездә көчләүгә урын булмавын, ә бары тынычлык һәм кешенең сәламәтлегенә сакчыл караш барлыгын күрсәтергә телибез", - дип белдерде мөхтәсибәт вәкиле.
ЮХИДИ хезмәткәрләре инструктаж үткәргәч велосипедчылар юлга кузгалды. Юл 10 километрга якын тәшкил итте. Ахырда катнашучылар “Чатыр Тау Арена” комплексы янында очрашты. Биредә велоузышка нәтиҗә ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.