Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы журналистларына үзенең 2016 ел хаҗ сәфәре нәтиҗәләре хакында сөйләде. Аерым алганда, мөфти “ТР МДН Хаҗ” программасының төрле юлламалары буенча 900 якын кеше изге җирләргә баруын әйтте. Мәгълүм булганча, Татарстан мөфтие җитәкләгән беренче төркем бүген иртән республикага кайтты.
Мөфти фикеренчә, быел изге сәфәр аеруча тыныч үткән. Бүгенге көндә Согуд Гарәбстанында Татарстан мөселманнары катнашында бернинди хәвеф-хәтәр дә теркәлмәгән.
“Быел хаҗиларның иминлеген булдыру өчен күп кенә йолаларны үтәгәндә кагыйдәләр көчәйтелде. Мәсәлән, таш ату йоласын башкару өчен һәр илгә аерым вакыт билгеләделәр, - дип хәбәр итте Камил хәзрәт. – “Эконом” юлламасы белән баручыларның ашау-эчүе кертелмәгән, әмма Алла шөкер быел төрле фондлар ярдәмендә Гарәфә, Минә үзәннәрендә һәм башка җирләрдә ашату-эчертүне алар өчен дә оештырып булды. Безнең белән баручы медицина хезмәткәрләренә аерым зур рәхмәт. Хаҗиларыбыз өчен һәрвакыт борчылып, аларга бик игътибарлы булдылар”.
Ел саен Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы 15 табиб билгели. Алар арасында үзләре дә ислам кануннары буенча яшәүче югары квалификацияле терапевтлар, травматологлар һәм кардиологлар да бар.
Хаҗ сәфәрендә нинди авырлыклар очрый дигән сорауга мөфти әйтте: “Хаҗ гыйбадәтен үтәгәндә авырлыклар булырга тиеш. Биредә кеше милке, тәне, саулыгы, йөрәге һәм җаны белән Аллаһка гыйбадәт кыла”. Мөфти Камил хәзрәт әйтүенчә, быел Мәдинәдә дистә еллар гомер кичерүче 160ка якын казан татарын тапканнар.
“Өченче көн генә без алар белән якыннан аралаштык. Кайберләре кунакханә тота, кемдер төзелеш бизнесында. Һәрберсе яшәеше белән канәгать. Без аларны Татарстанга кунаккка чакырдык. Берсенең фамилиясе Казанлы булуы ачыкланды. Нәселләре Нурлат районының Кизләү авылына барып тоташа. Безне җибәрәселәре дә килмәде, финиклар бүләк иттеләр”.
Татарстан хаҗилары әлеге олуг гыйбадәтнең барлык йолаларын үтәде. “ТР МДН Хаҗ” программасы хәбәр итүенчә, башка төркемнәр 23-25 сентябрь көннәрендә туган якларына кайтачак. Татарстан хаҗиларына багышланган сюжетны "Татарстан хәбәрләре" тапшыруында карагыз.