Бөгелмә мөселманнарын "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәгеләрне Корбан бәйрәме белән котлады. Балалар белән очрашуга имам-мөхтәсиб рамил хәзрәт Хөснетдинов, Бөгелмә районының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчес Эльмира Җамалиева, ТР Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре вәкиле Рәмис Хисматуллин килде.
Үзәк кунаклары балаларга үзләренең үгет-нәсихәтләрен җиткерде һәм бәйрәм уңаеннан һәркайсына татлы ризык тутырылыган махсус пакетлар бүләк итте. Балалар үз чиратында үз куллары белән ясаган кечкенә сувенирлар бирде.