Казанның "Ярдәм" мәчетендә Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыятенең Чирмешән бүлеге вәкилләре кунак булды. Алар биредә инвалидлар өчен булдырылган уңай шартлар белән таныштылар, тернәкләндерү үзәгендәге мөмкинлекләрне карадылар.
Очрашу барышында делегация җитәкчесе Мәдинә Талипова физик мөмкинлекләре чикле чирмешәннәрнең биредә берничә мәртәбә инде тернәкләнү курсларын узулары хакында әйтте. “Алар мәчеттән бик канәгать булып кайттылар. Алга таба да хезмәттәшлекне дәвам итәрбез”, - дип рәхмәтләрен җиткерде.