Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Биредә мөфти Россия мөфтиләр шурасының 20 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша. Бүген Камил хәзрәт Мәскәү XVII Халыкара Коръән укучылар бәйгесенең финалында булды. 17 нче тапкыр оештырылучы ошбу чара ел саен Россия башкаласына Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләреннән иң яхшы Коръән укучыларны җыя. 2010 елдан конкурс ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелүче чаралар исемлегенә керде.