23 сентябрьдә Галиев мәчетендә мөселман яшьләренең фикер алышу клубы 2нче сезонын башлап җибәрде. Нәзарәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сүзләренчә, очрашуга күп кенә яңа кешеләр дә килгән. Яңа сезондагы тәүге очрашу барышында яшьләр клубта ел әйләнәсендә фикер алышачак кызыклы өлкәләрне билгеләде. Аерым алганда, яшьләрне уку йортларындагы гыйбадәт бүләмәләре, ислам банкингы, компьютер уеннары, никахка кадәр мөнәсәбәтләр, хәләл медицина кебек темалар кызыксындыруы ачыкланды.
Фикер алышу клубындагы барлык яңалыклар белән ВКгы төркемдә танышып барыгыз.