8 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу уздыра.
Бу көнне мөфти белән очрашуга кадәр иртәннән яшьләр өчен махсус квест уеннары оештырыла.
Чарага дини эшләрдә актив катнашучы егетләр, кызлар, волонтерлар – барлыгы 500гә якын яшь мөселман республиканың төрле районнарыннан җыелыр дип көтелә.
Мөселман яшьләре түбәндәге сылтама буенча кереп, очрашуга языла ала:
Белгәнебезчә, мондый очрашу узган ел 26 сентябрьдә Казанның Тынычлык бистәсендә урнашкан “Динамо” спорт комплексында үткәрелгән иде.
РЕСПУБЛИКАНЫҢ ТӨРЛЕ РАЙОННАРЫННАН МӨСЕЛМАН ЕГЕТЛӘРЕ, КЫЗЛАРЫ МӨФТИ БЕЛӘН ОЧРАШУГА ҖЫЕЛДЫ