2 октябрь көнне мөхәррәм ае башлана. Шушы көннән яңа 1438 һиҗри елга керәбез. Мөхәррәм – бик мөкаддәс ай. Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына. Мөхәррәм – 4 хәрам айларының берсе. Бу айда бер бик олы көн бар – Гашура көне. Ул Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә. Гарәп теленнән “гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә.
Бүген республика мәчетләрендә җомга вәгазьләре шушы айга багышлана.