Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә укулар башланды

03 октябрь 2016 ел 11:13
Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә укулар башланды

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр җыелышы булып узды.

Мәчеткә килүчеләргә Булат хәзрәт Рәүпов  гыйлем алуның дәрәҗәсен, мөһимлеген аңлатты. Габдерәзәк хәзрәт Гыймранов дәресләр расписаниясе хакында җиткереп, сорауларга җавап бирде. Ләйлә ханым хатын-кызларны “Мөслимә” клубына чакырды. Мәчет оештырган чараларда актив катнашырга өндәде. Җыелышта мөгаллимнәр дә катнашты һәм алар үзләренең дәресләре турында мәгълүмат җиткерде.

Шунысы куандыра, җыелышка килүчеләр, гыйлем тупларга теләүчеләр шактый иде.

Мәчеттә гыйлем алуга кагылышлы сорауларны түбәндәге телефонга шалтыратып та белешергә мөмкин: 8(85595) 5-10-10/ 89178563077. Моннан тыш “ВК”да һәм инстаграмда “Ислам в Лениногорске” төркемнәрендә мәгълүматлар бар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы