“Гали” мәчетендә күркәм бер чара узды – баулылар хаҗилар белән очрашып, әңгәмә кора алдылар. Мәчеткә килүчеләр өчен мул табын да әзерләнгән иде.
Вәгазь вакытында Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов хаҗның хикмәтләре турында бәян итте. Намаздан соң хаҗилар хис-кичерешләре белән уртаклашты, истәлекле бүләкләр таратты – шулар арасында түбәтәйләр, дисбеләр.
Иң зур бүләк – Зәм-Зәм суын да авыз иттерделәр.
Быел Баулы районы мөхтәсибәте аша 15 кеше хаҗ кылган. Шулар арасында Фатых Миңнуллин да бар.
– Мөмкин булса, бүген үк кабат хаҗ кылыр идем, – дип уртаклашты ул. – Хаҗдагы кичерешләрне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Шуны гына җиткерәсем килә - мөмкин кадәр тизрәк дин юлына басыгыз. Бигрәк тә олы яшьтәгеләрне өндим, бу карарны бер дә соңга калдырасы юк икән.
Хаҗия Венера апа Газизова хаҗга барырга дип 2008 елда ук уйлана башлаган. Кызганычка каршы ул вакытта аның теләге чынга ашмаган. Ә быел аңа хаҗ кылырга насыйп булган.
– Мин озак уйланып йөрдем, ләкин иптәшем минем теләгемне хуп күрде, – дип сөйләде Венера Газизова. – Мин Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләгән төркемгә эләктем. Хаҗдан күңелем яктырып кайтты. Мөмкинлекләрегез булса хаҗ кылыгыз.
Баулыдан хаҗга Рәсим абый Алтунов та бараган.
– Хаҗда безгә михербанлы кешеләр генә очрап торды, – дип сөйләде ул. – Пакыстан, Һинд, Дагыстаннан килгән мөселманнар белән күрештек.