Ташъязмаларны сакларга һәм өйрәнергә шәкертләрне дә җәлеп итәргә кирәк

03 октябрь 2016 ел 13:18
Ташъязмаларны сакларга һәм өйрәнергә шәкертләрне дә җәлеп итәргә кирәк

15 сентябрь 2016 нчы елны Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән бергәлектә бишенче мәртәбә Якупов укуларын үткәрде. Чарада татар галимнәр, күренекле дин әһелләре, журналистлар һәм шәкертләр катнашты. Быелгы конференция рухи мирасыбызны өйрәнү эшчәнлеген дәвам итеп, “Мөселман эпиграфиясендә татар гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм саклау” темасына багышланды. Бу уңайдан күп сандагы фикерләр әйтелде. Сөйләшү резолюциягә тәкъдимнәр туплау белән тәмамланды. Чара хакындагы язма биредә: ЯКУПОВ УКУЛАРЫ ТАШЪЯЗМАЛАР МИРАСЫН САКЛАУ ҺӘМ ӨЙРӘНҮГӘ БАГЫШЛАНДЫ

Якупов укулары вакытында һәм аннары алып барылган фикер алышулар нәтиҗәсендә резолюция кабул ителде. Аңар түбәндәге тәкъдимнәр тупланды.

Бишенче Якупов укулары: “Мөселман эпиграфиясендә татар гореф- гадәтләрен өйрәнү һәм саклау”

РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Казан 15.09.2016

2016 нчы елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән берлектә бишенче "Якупов укулары"н үткәрде. Чарада татар галимнәре, күренекле дин әһелләре, журналистлар һәм шәкертләр катнашты. Әлеге фәнни-гамәли конференция 2012 елдан башлап танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов эшчәнлегенә багышлап үткәрелә.

Быелгы конференция рухи мирасыбызны өйрәнү эшчәнлеген дәвам итеп, “Мөселман эпиграфиясендә татар гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм саклау” темасына багышланган иде. Әлеге тема соңгы вакытта Яңа татар зиратында вандаллык күренеше килеп чыгу сәбәпле җәмәгатьчелектә аерым бер игътибар яулады. Белгәнебезчә, күптән түгел 100дән артык кабергә зыян салынды, бу вакыйга күпләрне тетрәндерде. Тарихи юнәлешләрне торгызу бик әһәмиятле эш булып тора.

Конференциядә катнашучылар шуны расладылар: Татар халкының бик бай булган мөселман эпиграфик традициясен өйрәнергә һәм саклап калырга.

Бу эшне тормышка ашырыр өчен түбәндәге пунктлар кирәк дип табылды:

1. Шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә татар-мөселман зиратларын тиешле тәртиптә тоту. Аның өчен имам һәм мөхтәсибләр белән төрле җыештыру чаралары оештыру.

2. Бик начар хәлдә булган борынгы зиратларны реставрацияләүдә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү.

3. Татар-мөселман эпиграфикасын өйрәнү буенча фәнни совет оештыру (дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлекләре һ.б.).

4. Татар-мөселман эпиграфикасына багышланган күп томлы гыйлми хезмәт әзерләргә.

5. Россия күләмендә татар-мөселман эпиграфикасына багышланган фәнни-гамәли конференция оештырырга.

6. Татар-мөселман зиратлары булган Россия төбәкләренә экспедицияләр оештыру.

7. Иң борынгы һәм тарихи каберлекләргә туристик маршрут әзерләү.

8. Татар-мөселман зиратлары өстеннән шефлык итү (карап тору).

9. Зират әдәбе турында листовка-өндәмәләр бастырып тарату.

10. Җәй-көзге экспедицияләргә актив рәвештә мәдрәсә шәкертләрен дә тартырга, җәлеп итәргә.

11. Татар-мөселман зиратларында күмелгән шәхесләрнең тормыш юлларын өйрәнергә.

12. Татар-мөселман зиратларының тамгалар белән интерактив картасын  булдырырга.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы