5-6 октябрьдә Казанга вакыф белгечләре җыела. Бу көннәрдә “Россиядә вакыф: бүгенге заман һәм перспективалар” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла.
Чараны оештыручылар: ТР МДН, РИИ, Күвәйт Дәүләте Генераль секретариаты, Ислам үсеш банкы.
Конференциядә дүрт секция эшләячәк. Алар түбәндәге темаларга багышлана:
Халыкара вакыф тәҗрибәсе;
Исламда вакыф кагыйдәләре;
Россиядә вакыф үсеше;
Россия төбәкләрендә вакыф хәле һәм үсеш юллары.
Конференциянең пленар утырышы 5 октябрьдә, башлана 10.00 сәгатьтә.
Чарага журналистлар чакырыла.
Аккредитация өчен телефон: 89172939706, r.gizzatullina@mail.ru.