Чистайның Әнәс мәчетендә хаҗилар белән очрашу үткәрелде. Хаҗ сәфәрен кылучылар үзләренең матур хәтирәләре белән уртаклаштылар.
Хаҗ кылганда нинди генә теләк теләсәң дә чынга ашуы, ә зәм-зәм суы эчкәч бар авыртулар бетеп китүе хакында сөйләделәр.
Бер хаҗи абый болай диде: “ Без берничә көн рәттән гарәп ризыгын ашадык. Дөге һәм төрле тәмләткечләр белән пешерелгән тавык ите. Әлбәттә, башка төр ризыклар ашыйсы килә башлады. Үзебез ашарга ияләшкәннәрне. Гап-гади шулпа. Шул хакта кычкырып әйтүгә, ярты сәгать тә узмады, бүлмә ишеген шакыдылар һәм шулпа алып килүләре хакында әйттеләр”.
Мәчет хезмәткәрләре әлеге җанлы сөйләшүдә катнашучыларны ахырдан пылау белән сыйладылар.