Бөгелмә мөхтәсибәте Өлкәннәр көне уңаеннан мәҗлес оештырды. Чарага 70 ләп кеше җыелган иде. Алар арасында олы яшьтәге имамнар да бар иде.
Мәҗлес имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдинов вәгазе белән башланып китте. Ул динебезнең өлкәннәргә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләве хакында сөйләде.
Бу көнне өлкән буын кешеләренә күчтәнәч итеп кәбестә тарату да оештырылды. Бөгелмә мөхтәсибәте әлеге чараны оештырырга ярдәм күрсәткән Карабаш авылы фермер хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.