Коръән Владимир өлкәсенә юлланыла

04 октябрь 2016 ел 11:22
Коръән Владимир өлкәсенә юлланыла

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кушуы буенча, “Ярдәм” мәчете Покров шәһәре имамына яңа басылган 30 Коръән юллаячак. Покров имамы дөнья стандартларына туры китереп әзерләнгән Изге Китапның яңа нөсхәсен Владимир өлкәсе колонияләренә таратачаклар.

 Бүгенге көндә бу өлкәдә сигез колония эшли. Тоткыннар арасында мөселманнар да бар. 

Мәгълүм булганча, ТР МДН тарафыннан ике елга вакыт дәвамында Коръәннең яңа нөсхәсе әзерләнде. Күптән түгел  5 мең тираж белән дөнья күрде һәм сатуга чыкты. Шулай ук аны мәдрәсәләргә, тоткыннарга тарату ниятләнелгән иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы