Бүген, 4 нче октябрьдә, Минзәлә мәчетендә Тукай һәм Минзәлә мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы дини курсларда белем бирүче мөгаллимнәр җыелышы үтте. Әлеге чарада 2 районнан 70 тән артык остаз катнашты.
Имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт авыл мәчетләрендә дини курслар, балалар өчен тәрбия сәгатьләре оештыруның динебез һәм җәмгыятебез өчен бик мөһим икәнлеген ассызыклап үтте. Күп елллардан бирле укытып килгән мөгаллимнәргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде, истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Әлеге җыелыш барышында Минзәлә һәм Тукай мөхтәсибәте мөгаллимнәре үзләренең укыту тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, борчыган сорауларын җиткерделәр. Җәүдәт хәзрәт 27 нче октябрь көнне Казандә үткәрелгән мөгаллимнәр форумында яңгыраган дини курсларга кагылышлы яңалыкларны җиткерде.