Хәзерге вакытта «Ривьера»да “Россиядә вакыф: бүгенге заман һәм перспективалар” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция бара. Чарада төрле илләрдән килгән вакыф белгечләре һәм дин галимнәре катнаша. Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәлалмәде. Хәзер экспертлар дүрт секциядә түбәндәге темалар буенча фикер алыша:
Халыкара вакыф тәҗрибәсе;
Исламда вакыф кагыйдәләре;
Россиядә вакыф үсеше;
Россия төбәкләрендә вакыф хәле һәм үсеш юллары.