Камил хәзрәт: Бүгенге заман яңа Апанаевларны көтә...

05 октябрь 2016 ел 14:33
Камил хәзрәт: Бүгенге заман яңа Апанаевларны көтә...

Бүген Казанга чит илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән дин белгечләре вакыф буенча фикер алышырга җыелды.

“Россиядә вакыф: бүгенге заман һәм перспективалар” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә Күвәйт вакфы генераль секретариаты вәкиле Җәррах Әл-Зәет,  Согуд Гарәбстаны корольлеге Ислам үсеш банкы вәкиле Абдуллаһ әл-Фак Әл-Мак, төбәк мөфтиләре һәм башкалар катнаша.

Конференцияне оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Күвәйт вакыф милке генераль секретариаты, Ислам үсеш банкының Тикшерүләр һәм тренинглар институты, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды, Татарстан Республикасы вакф фонды.

Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Коръән укудан башланып киткән сөйләшүдә ул Россиядәге вакыф өлкәсенең бүгенге халәте белән таныштырды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында мөселман дөньясында вакыф системасы  XI гасырда үсеш алуы хакында әйтте. Инкыйлабка кадәр Россия империясендә мәчетләр, мәдрәсәләр, хәйрия оешмалары вакыф хисабына яшәгән. Белгәнебезчә, вакыф милке ул – мөселман оешмасына кем тарафыннан булса да бирелгән, сатарга ярамый торган күчемсез милек һәм бу милектән кергән табыш яки файда ислам дине юлында тотылырга тиеш. Революциягә кадәр вакыф системасы Идел буенда, Кавказда, Крымда үсеш алган була. Вакыф белән казый һәм вакыф милкен булдыручылар билгеләгән мөтәвәлиятләр идарә иткән.

“Бүгенге заманда вакыф милке институтын торгызу, популярлаштыру бурычы тора. Кызганыч, хәзерге көндә күп кенә мөселманнар вакыф һәм башка төр милекләр арасында аерманы да белмиләр.

Вакыф мәсьәләсенә игътибар җәлеп итү өчен танылган дин белгече, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт үз вакытында күп эшләде. Ул үзенең “Ислам асылына кайту” дип аталган китабында вакыфның төп сыйфатын аңлатты һәм  “аның сату, яки башка юллар белән мөселман оешмасыннан алынмый торган булуы, шуңа күрә бу  милекнең киң таралуына аның сатылмаулылыгын, яки вакыфлылыгын тәэмин итүче законнар булмавы төп киртә булып тора” дип язды.

Бу төр милек федераль законнар белән якланса, мөселманнарның вакыф институты тизрәк үсеш алыр иде. Бүгенге көндә ул барлык төбәкләрдә яралгы хәлендә. 21 гасыр да яңа Акчуриннарны, Апанаевларны, Рәмиевләрне көтә, әмма алар мөселманнарның диния нәзарәте һәм мөселман бизнес элитасы арасында тыгыз элемтәләр булмыйча барлыкка килмәячәк”, - диде мөфти.

Мөфти вакыф системасын үстерү максатыннан бу темага багышланган мәгълүмат җитешмәвенә дә басым ясады.  “Вакыф турында китапларыбыз аз”, -диде ул. Шуңа күрә дин әһелләрен вәгазьләрендә бу хакта сөйләргә чакырды. “Шулай ук республиканың югары уку йортларында  вакыф нигезенә багышланган курслар үткәрү мөһим. Бу эшкә Россия Ислам институтын җәлеп итү  әһәмиятле”, - дип билгеләп узды.

Конференцияне алып барган мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин бүгенге сөйләшүне  вакыф системасын нәтиҗәлерәк итү юлларын эзләү чарасы буларак бәяләде. “Ислам үсешенә төрле институтлар, шул исәптән вакыф системасы зур өлеш кертә ала. Без,  вакыфка нигезләнеп, динне үстерүгә өстәмә ресурслар таба алыр идек.  Вакыф мөселман өммәте өчен бик эффектив инструмент. Шуңа күрә дә хәзерге вакытта чит илләрдә ул зур урын алып тора. Безнең дә бу өлкәдә тәҗрибәбез бар.  Хәзер безгә бу тәҗрибәне кайтару һәм бу юнәлештә  нәтиҗәлерәк эшләү мөһим”, - дип билгеләп узды.

Татарстан Вакыф фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйтүенә караганда, Казанда бүгенге көндә 3 корылма вакыф милке санала. Якынча 8 җир биләмәсен теркәү бара.  “Безнең корылмалар – мәчетләр һәм мәдрәсәләр имамнар җилкәсендә, - диде Рөстәм Ренат улы,- Татарстан вакыф фондынеың бурычы әлеге йөкне киметү. Ягъни, вакыф инструменты ярдәмендә дини оешмаларга матди яктан булышу кирәк”.  

Конференциядә катнашучылар чараның беренче өлешендә Босния һәм Герцоговиния, Төркия, Күвәйт  һәм башка илләрнең тәҗрибәләре белән таныштылар.

Конференция ике көн бара. 6 октябрьдә Россиядәге вакыф үсешенә кагылышлы чыгышлар булачак.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы