Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Панчеев белән очрашты. Очрашу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә узды. Дин әһелләре Татарстан һәм Санкт-Петербург мөселманнары, дини эшләр хакында сөйләштеләр.
Равил хәзрәт бүген “Россиядә вакыф: бүгенге заман һәм перспективалар” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Хәзрәт вакыф мәсьәләсе хакында чыгыш ясады.