5 октябрь көнне Азнакай шәһәре һәм районы мәчетләрендә белем бирүче мөгаллимнәр җыелышы булып узды. Очрашуда барлыгы 50 дән артык мөгаллим һәм көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты.
Мөгаллимнәр Диния нәзарәте тарафыннан чыгарылган "Мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы" белән таныштылар, хаҗда булып кайткан имамнарның һәм абыстайларның хаҗ турында чыгышларын тыңладылар.