4 октябрь көнне Буа районының Яңа Чәчкап авылында мәхәллә картлары корбан ашына җыелды. Мәҗелестә имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, “Камилә” мәчете имамы Гомәр хәзрәт Шиһапов катнашты.
Авыл имамы Әхмәд хәзрәт Сибгатуллин килгән кунакларга рәхмәтен белдерде. “Ел саен шушында корбан ашына киләбез. Бу бик матур гадәт, шулай дәвам итегез” - диде имам-мөхтәсиб. Фәһим хәзрәт бергә матур яшәргә, төрле фиркаләргә иярмәскә, бердәм булырга өндәде. Шул авылда туып үскән Гомәр хәзрәт дини гыйлемне тагын да арттырырга өндәде, хикмәт белән эш итәргә чакырды. Табын артында Коръән укылды, догалар кылынды.