"Һава" мәчетендә Лаеш районы мөхтәсибәтенең җыелышы булып узды. Җыелышта авыл-мәхәллә имамнары һәм Диния нәзарәте вәкилләре катнашты.
Җыелыш Коръән укыдан, дога кылудан башланып китте. Район мөхтәсибе Рәвхәт хәзрәт районда "Гыйбадәте Исламия" китабын өйрәнү һәм матур итеп Корьән уку буенча конкурс үткәреләчәге турында әйтте. Районнан хаҗга баручылар үзләренең сәфәрләре белән уртаклаштылар.