6 октябрьдә Балтач мөхтәсибәтендә чираттагы имамнар җыелышы узды. Аны имам-мөхтәсиб, баш казый Җәлил хәзрәт ачып җибәрде, аннары Нәүфәл хәзрәт Коръән укыгач, дога кылынды. Хәзрәт Аллаһнын “Әр-Рахман” дигән сыйфатын аңлатып китте.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнен Балтачтагы бүлеге җитәкчесе Рамил хәзрәт авыл имамнарын мәдрәсәгә укырга чакырды. 23 октябрьдә районыбызда “Гыйбадәте Исламия” китабы буенча бәйге узачагын игълан итте. Җинүчеләр икенче турга чыгып, казыят буенча уздырылачак бәйгедә катнаша, Һәм анда җинүчеләр Казанга финал бәйгесенә баралар.
Шулай ук Рамил хәзрәт үзенен төркем җитәкчесе булып, хаҗ сәфәренә барып кайтулары хакында кыскача сөйләп алды. Быел аның кулы астында мөмкинлекләре чикләнгән кардәшләребез дә бар иде. “Башта бик борчылган идем, әмма шунда “Сезгә Аллаһнын ярдәме мөмкинлекләре чикле булган кешеләр аша килер” дигән хәдиснен мәгънәсенә төшендем. Хаҗ сәфәре бик җиңел үтте”, - диде ул.
Фидаил хәзрәткә дә сүз бирелде. Ул Президент тарафыннан бирелгән хаҗ сәфәре белән бүләкләнгән иде. Үзенен хисләре- кичерешләре белән уртаклашты. Призедентыбызга, мөфтиебезгә, Җәлил хәзрәткә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Ерак юлларны якын итеп Чаллы шәһәреннән килгән Рөстәм хәзрәт яңа төзелеп беткән мәдрәсә бинасы белән танышып чыкты һәм аның матурлыгына сокланды.
Кунак булып килгән Җәлил хәзрәтнен шәкерте Җәмил хәзрәткә сүз бирелгәч, ул һәрберебезгә изгелек ачкычы булып яшәүне нәсыйхәт итте. Һәрберебез өстендә хәерлелек тарату бурычы торуын искә төшерде, Аллаһтан изге гамәл кылучы булып яшәвебезне сорыйк, дип әйтте.
Җәлил хәзрәт җыелышта бистәбездә эшләп килә торган яшь имамнарның эшчәнлеген хуплады. Соңыннан исә килгән кунаклар, район имамнары, мәхәллә кешеләре табын артына җыелып Җәлил хәзрәтне 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.