9 октябрьдә Баулының “Өмет” мәчетендә мәчет каршында оештырылган курсларда гыйлем алучылар өчен Коръән уку конкурсы уздырылды.
Имам-мөхтәсиб Әнвәр хәзрәт Хәмитов катнашучыларны сәламләп, Изге Китап уку мөһимлеге хакында сөйләде.
Конкурс кысаларында хаҗилар белән дә очрашу үткәрелде. Алар мәхәллә кешеләрен зәм-зәм суы белән сыйладылар һәм сәфәрләре хакында сөйләделәр.