Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасының чираттагы җыелышы үткәрелде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә үткән утырышта казыйлар халыктан килеп ирешкән сорауларны тикшерделәр. Төбәк казыйлары үзләрендәге дини мәсьәләләр турында сөйләде.
Җыелышта шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.