Сөт оешмасында хәләл ризык әзерләсеннәр...

24 октябрь 2016 ел 09:46
Сөт оешмасында хәләл ризык әзерләсеннәр...

21 октябрьдә Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шәһәрнең сөт комбинатында (хәзерге яңа исеме “Просто молоко” идарә итү компаниясенең Чаллы филиалы) булды һәм коллектив эшчәнлеге белән танышты. Бүгенге көндә ул төбәктә сөт продуктлары җитештерү буенча әйдәп баручы преприятие булып кала бирә. Һәр көнне биредә 105 төрдә 140 тонна сөт продуктлары эшләп чыгарыла һәм шул ук күләмдә якындагы 8 районнан чимал кабул ителә.

“Просто молоко” компаниясенең Чаллы филиалы 7 районның бюджет оешмаларын (мәктәпләр, балалар бакчалары)  сөт продуктлары белән тәэмин итеп тора, шулай ук Чаллы шәһәренең барлык эре сәүдә үзәкләре аның продукциясеннән файдаланалар. Предприятиедә төрле милләт кешеләре, шул исәптән мөселманнар хезмәт итә. Аның директоры Фәрхәд Флорит улы Латыпов белән булган аралашу вакытында Әлфәс хәзрәт предприятиедә хәләл ризык чыгаруны җайга салу, эшләүчеләр өчен гыйбадәт бүлмәсе булдыру һ.б. сорауларны күтәрде. Алар Фәрхәд Флорит улы тарафыннан аңлап уңай  кабул ителделәр.  Шулай ук предприятиенең уңышлы эшләвен, эшләүчеләрнең сәламәт булуын теләп Коръән укылды, дога кылынды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы