Үткән ял көннәрендә Әлмәтнең үзәк мәчетендә 10-15 яшьлекләр арасында “Гыйбадәте Исламия” китабы буенча викторина уздырылды.
Иң башта әлеге викторинада катнашучы балаларны һәм аларның ата-аналарын Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәламләде, уңышлар теләде, нәсихәтләрен әйтте.
Викторина язмача узды. Катнашучыларга дөрес җавапларны сайлап алырга кирәк иде. Алдынгы урыннарны алганнарга да, башка катнашучыларга да бүләкләр өләшенде.